“Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясе кысаларында 2 тонна макулатура җыелды

22 июнь 2017 ел 12:54
“Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясе кысаларында 2 тонна макулатура  җыелды

Диния нәзарәтендә “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясенә нәтиҗә ясадылар. Макулатура җыю буенча хәйрия акциясе узган ел бик популяр иде, быел исә ул инде республика масштабын яулады. 

Нәзарәттә урнашкан макулатура кабул итү пунктында оешмалардан һәм шәхси затлардан 2 тонна кәгазь җыелды. Аннан кергән акчалар “Зәкят” фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалауга юлланачак. Үзләреннән иң зур өлеш кертүчеләр арасында ҖЧҖ "Азамат", ҖЧҖ "Казань XXI век", ҖЧҖ  "Транснефть-Охрана".

Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сүзләренчә, Нигматуллиннар гаиләсе хәйрия акциясен дә өченче ел катнаша. "Кадрия Нигматуллина улы Эмиль белән безнең активистлар. Алар ел да макулатура җыеюда, аны тапшыруда һәм үлчәүдә ярдәм итә".

Активистларга Диния нәзарәтенең һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының истәлекле бүләкләре тапшырылды. Көз көнне мөселман яшьләре активистлары “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясен дәвам итәргә ниятли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100