Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Реальное время" интернет-газетасында үзенең язмаларын бастыруны дәвам итә. Берничә дини материалы дөнья күргәннән соң мөфти хәзрәтләре милек мәсьәләсендә туктала. "Шәхси милек - җәмгыятьнең һәм икътисадның нигезе" дип исемләнгән чираттагы язмасында хәзрәт хәләл юл белән милек табуга бәйле фикерләре белән бүлешә. Мөфти милекне-сату алуның биш шарты турында яза һәм һәркайсысын җентекләп аңлатып бирә. Монардан тыш, дин әһеле исламда тылган табыш хакында да әйтеп үтә.
Материал белән тулырак биредә танышырга була - "Шәхси милек - җәмгыятьнең һәм икътисадның нигезе".