Галиев мәчетендә Ураза гаете намазы укылды

25 июнь 2017 ел 04:18

Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары үтә. Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узды. Бу тарихи гыйбадәтханәдә яңартылганнан соң икенче гает.Мөбарәк бәйрәмнән турыдан-туры трансляция ТНВ каналында алып барылды. Бүген Татар бистәсе үзәгендә урнашкан әлеге мәчеткә килүчеләр арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Коръән аһәңе гаетнең тантаналы өлешләренең берсе. Иртәнге намаздан соң Галиев мәчетендә дә Аллаһ сүзләрен укылды, зикерләр әйтелде. Дүртенчы яртыда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза бәйрәменең мәгънәсен, ислам кушканнарны аңлатып нәсихәтләрен әйтте. Беренче итеп Камил хәзрәт ил Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләмәләрен җиткерде.

Мөфти хәзрәтләре үзенең бәйрәм вәгазендә гөнаһка алып бара торган гамәлләрдән сакланырга, күркәм холыкка омтылырга һәм кешелек кыйммәтләрен үзәккә куеп яшәргә чакырды. "Кешене һәлакәткә алып бара торган җиде төрле гөнаһлы эштән сакланыгыз. Алар: Аллаһы Тәгаләгә кемне яки нәрсәне дә булса тиңдәш кылу; сихер белән эш итү; хаксыз берәр кешене үтерү; риба һәм ятим малын ашау;дошманга каршы сугышканда яу кырыннан качып китү; пакъ мәэмин хатынны зинада гаепләп сугу", - дип әйтте мөфти.

Дәлил итеп Камил хәзрәт галимнәрнең сүзләрен китерде: "Танылган мәшһүр бер галим болай дигән: "Үземне дошаныма гайбәт белән җәза бирүдән югары тотырмын һәм ул сүзгә колак салмам, чөнки гайбәт зәгыйфь, начар кешеләрнең коралыдыр".Кәгьб әл-Әхбәр(р.г.) әйтте: "Дөреслектә, пәйгамбәрләрнең китапларында укыдым: "Берәү гайбәттән тәүбә кылган хәлдә үлсә, җәннәткә иң ахыргы кеше булып керер. Берү гайбәттә исрар хәлдә үлсә, утка керүчеләрнең иң беренчесе булыр", - дип ассызыклады хәзрәт.

Шулай ук мөфти Коръән аятьләре һәм хәдисләре белән Раббыбыз кушканча яшәргә, гыйбадәтләрне үтәргә, мәрхәмәтле булырга чакырды. "Аллаһ Тәгалә Рамазан ае дәвамында тоткан уразаларыбызны, биргән сәдакаларыбызны, һәр изге гамәлебезне Үзенең киң рәхмәте белән кабул итеп алсын! Ураза гаете котлы булсын", - дип теләде ахырда Камил хәзрәт.

Мөфти вәгазен тыңлагач мөселманнар бергәләшеп гает намазын укыды, Раббыбызны зурлап тәкъбир әйтте һәм ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек сорап догалар кылды. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана