Рамазан ае дәвамында Питрәч районының "Захир" мәчетендә 9-14 яшьлек ир-балаларга Изге айга күркәм мөнәсәбәт булдыру максатыннан чаралар оештырылды. Аерым алганда, Рамазан ае барышында балалар мәчеткә дини-әхлакый дәресләргә йөрде, бергәләшеп тәравих намазларында, ифтар мәҗлесләрендә катнашты. 15 июнь көнне Казанда үткәрелгән 10 мең кешелек ифтарны да күрде. Ураза гаете көнне ай дәвамында дини белемнәрен ныгыткан балаларга мәчет исеменнән кечкенә генә күчтәнәләр дә тараттылар.