"Рамазан - изге гамәлләр ае" хәйрия акциясе тәмамланды. Ул ДЦП диагнозы куелган авыру балаларга ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Кеше кайгысына битараф булмаган татарстанлылар ярдәмендә Артур Саврандиевка, Гүзәл Гайнетдиновага, Даяна һәм Рената Гиззатуллиналарга гына түгел, ә тагы 4 авыру балага дәвалау курслары узарлык акча җыелды.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Зәкят" хәйрия фонды "Яңа гасыр", "Эфир", "Татарстан" телеканалларына үзенең олы рәхмәтләрен белдерә. Аллаһ изге эшләрегезне кабул кылсын!