"Конфедерацияләр Кубогы - конфессиара мөнәсәбәтләр өлкәсендә урнашкан тәҗрибә белән бүлешү өчен уңай форсат"

26 июнь 2017 ел 14:59
"Конфедерацияләр Кубогы - конфессиара мөнәсәбәтләр өлкәсендә урнашкан тәҗрибә белән бүлешү өчен уңай форсат"

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә “Конфедерацияләр кубогының конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгутыда роле” темасына фикер алышты.

Матбугат очрашуында Камил хәзрәт Татарстанда конфессиара мөнәсәбәтләр торышы хакында сөйләде һәм бигләде: "Татарстан - дөньяви, ләкин атеистик дәүләт түгел. Бер йортта һәм җирдә яшибез икән, һәр кеше үзенең дини карашларына туры килеп яшәргә хокуклы. Конфедерацияләр Кубогы - Татарстанда конфессиара мөнәсәбәтләр өлкәсендә урнашкан тәҗрибә белән бүлешү өчен уңай форсат".

Журнилстларны мөфтинең спортка булган мөнәсәбәте дә кызыксындырды. Мәгълүм булганча, Камил хәзрәт джиу-джитсу көрән билбау иясе, кечкенә вакытта грек-рим көрәше белән дә мавыккан. "Спорт кешене рухи яктан да, физик яктан да тәрбияләргә тиеш. Бу яктан караганда исламга көрәш якын тора, шуңа күрә мөселманнар арасында әлеге спорт төре буенча җиңүчеләр шактый. Командалы уен булса да, ул кешегә шәхес буларак ачылырга ярдәм итәргә тиеш. Футбол исламда тыелмый, лщкин ул соңгы вакытта күңел ачуга юнәлтелгән шоуга әйләнеп бара. Мин дин әһеле буларак мөселманнарны көрәш белән шөгыльләнергә чакырыр идем", - дип әйтте Камил хәзрәт.

Рамазанның соңгы 10 көнендә мөфти хәзрәтләре игътикяфта иде һәм шул сәбәпле Конфедерацияләр Кубогы матчларын карый алмады. Шуңа да карамастан, аның сүзләренчә, миторополит Феофан белән Россия җыелма командасының уеннары турында фикер алышканнар. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы