Бүген Халыкара футбол федерациясе вәкилләре Казанның Мәрҗәни мәчете белән танышты. Делегация составында FIFAның генераль сәркатибе Фатма Самураның тормыш иптәше Амад Самура һәм кызы бар иде.
Хөрмәтле кунакларны мөфтинең беренче урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов каршы алды. Ул аларны мәчетнең тарихы белән таныштырды һәм экскурсия үткәрде. Соңыннан Мансур хәзрәт FIFA вәкилләренә республикада ислам үсеше, конфессиара мөнәсәбәтләр һәм Казанның мәдәнияты хакында сөйләде. Кунаклар Казанда үтүче Конфедерацияләр Кубогы хакында да фикер алыштылар.