Бүген "Мәрҗәни" мәчетендә Казан ислам көллиятенең чыгарылыш курс студентларына диплом тапшырдылар. Быел көллиятне 7 шәкерт тәмамлады. Аларга үзләренең үгет-нәсихәтләрен мөфтинең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, остазлары һәм "Мәрҗәни" мәчете имамнары җиткерде.
Көллиятне тәмамлаган яшь белгечләр киләчәктә ислам нигезләре өйрәтүче мөгаллимнәр, гарәп теле буенча тәрҗемәчеләр һәм имам-хатыйблар була ала. Көллият җитәкчелеге сүзләренчә, 4 шәкерт имам буларак ислам диненә хезмәт итүне сайлаган, ә калганнары укуларын Россия ислам университетында дәвам итәргә ниятли.
7-20 август көннәрендә көллиятнең яңа уку елына кабул итү кампаниясе эшләячәк.