Бүген, 4 июль көнне Болгар ислам академиясендә абитуриентлар өчен 10 көнлек җәйге мәктәп эшли башлады. Мәктәп эшен Болгар ислам академиясенең ректоры вазифаларын башкаручы, ТР президенты ярдәмчесе Камил Исхаков ачып җибәрде.
Уку барышында катнашучылар «Ислам хокукы», «Ислам дине агымнары һәм төркемнәре», «Исламда чыганаклар турындагы фән», «Россия мөселманнарының ислам мирасы» һәм гарәп теле буенча дәресләр ала.
Җәйге мәктәпкә абитуриентлар Казан, Самара өлкәсе, Башкортстан Республикасыннан килеп тыңлыйлар. Аларга лекцияләрне Татарстан мөфтие мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рафик Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясе профессоры Шәех Абдураззак Ас-Саади, Казан ислам университетының уку-укыту эше буенча проректоры Рөстәм Нургалиев һәм башка атаклы галимнәр укый.