Чаллыдан беренче төркем хаҗ сәфәренә 14 августта кузгалачак

18 июль 2017 ел 15:47
Чаллыдан беренче төркем хаҗ сәфәренә 14 августта кузгалачак

Чаллы мөхтәсибәтендә быел хаҗ сәфәренә теркәлүчеләр (шәһәрдән һәм күрше-тирә районнардан) белән чираттагы җыелыш уздырылды. Анда 40 кеше катнашты. Җыелыш барышында мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхин хаҗ сәфәренә әзерлек мәсьәләләре турында тәфсилләп сөйләде, юлда булырга мөмкин авырлыкларны искә алды, аларны ничек булдырмыйча калу юлларын күрсәтте.  Ул шулай ук күп санлы сорауларга җавап бирде.

Җыелышта “Дум РТ ХАДЖ” сумкалары, хаҗда кирәк булачак догалар язылган китапчыклар таратылды.

Чаллыдан беренче төркем хаҗ сәфәренә (комбинированный тур) 14 августта кузгалачак. Очу – Мәскәүдән. Төркемне Илназ хәзрәт үзе җитәкләячәк.

 Җыелышта шулай ук булачак хаҗиләр өчен хаҗ дәресләренең дәвам ителүе турында хәбәр булды. Хаҗ дәресләре һәр атнаның якшәмбесендә иртәнге 8 сәгатьтә шәһәрнең “Ихлас” мәчетендә уза.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100