Әлмәт журналистларына "Азан" тарифын тәкъдир иттеләр

20 июль 2017 ел 12:56
Әлмәт журналистларына "Азан" тарифын тәкъдир иттеләр

Әлмәт мөхтәсибәтендә яңа мөселман тарифына багышланган матубгат очрашуы булып узды. Әлмәт района имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм "Тателеком" оешмасы вәкиле Регина Хәбибуллина журналистлар соравына җавап бирде.

Регина Хәбибуллина "Азан" тарифының махсус мөмкинлекләре турында тәфсилләп сөйләде. Белгеч сүзләренчә, "Азан" тарифы үз эченә  иртәнге намазга уяту хезмәте, шалтырату тавышы урынына мөнәҗәт, мөселман календаренең мөһим даталары турында хәбәр итү, хәдисләр һәм төрле бәйрәмнәр уңаеннан Татарстан мөфтие исеменнән котлау белән смс-хәбәрләр җибәрү һәм хаҗилар өчен Сәгуд Гарәпстанына ташламалы шалтырату, лимитсыз интернет каралган. 

 “Летай” операторыннан “Азан” тариф планы 2017 елның 10 июленнән гамәлгә керде. Әлеге тариф белән сим-карталар сатуга агымдагы айның азагында чыгачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100