Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "События" интернет-газетасында үзенең шәхси блогын алып баруны дәва итә. Биредә мөфти хәзрәтләре ислам дине нигезләре белән таныштыра һәм рухи кыйммәтләрне аңларга ярдәм итә.
Үзенең яңа "Исламда фәрештәләр" ("Ангелы в исламе") дигән материалында Камил хәзрәт иманның икенче баганасы булган Аллаһының фәрештәләренә ышану хакында яза. "Фәрештәләр нурдан барлыкка китерелгән. Алар армый-талмый, кешеләрдән аермалы буларак, фәрештәләр беркайчанда гөнаһ кылмыйлар һәм Аллаһының кушканнарын һәрвакыт тиешенчә үтиләр. Алар бик күп, шуңа күрә төгәл санын беркемдә әйтә алмый. Кемнәр алар? Фәрештәләр. Без фәрештәләрне күрмибез дә, ишетмибез дә, ләкин без аларның барлыгына ышанырга тиеш", - дип яза мөфти.
Тулырак биредә.