Бүген Болгарда IV Мөселман яшьләре форумы үз эшен төгәлли. Яшьләргә үзенең үгет-нәсихәтләрен бирергә палаткалы лагерьга бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе килде. Яшьләр белән сөйләшүдә шулай ук Марокка галиме Абдрахим Ләкрим дә катнашты.
Камил хәзрәт үзенең чыгышында төп игътибарны Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сөннәтен үтәүнең әһәмиятенә юнәлтте. Мөфти фикеренчә, кешенең һәрвакыт төрле кайгы-борчуларга дучар булуының төп сәбәбе - Пәйгамбәребез ﷺ кушканнардан читкә китү һәм тәүбәдән ерагайтучы тәккәберлек. "Кеше аның ниндидер эше эшләп торганда, гамәлдә булганда һәрвакыт тере. Пәйгамбәребез ﷺ гамәлләребездә һәм уйларыбызда һәрвакыт тере булсын", - дип белдерде Камил хәзрәт.
Сөйләшү барышында делегатлар мөфти белән чалма кию һәм сакал йөртүгә бәйле сорауларны карады. Зур кызыксыну белән тәкъдир, тормыш сынаулары һәм аларны үтүгә бәйле вәгазьне тыңлады. Яшьләр мөфтинең спортка булган мөнәсәбәте белән дә кызыксындылар. Камил хәзрәт үз чиратында мөселман кешесе өчен спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның әһәмиятен аңлатты һәм ТР джиу-джитсу Федерациясе Президенты Айрат Кәлимуллинга сүз бирде. Очрашуга килгән кунак әлеге спорт төренең мөселманнар арасында соңгы арада шактый популярлашып китүен, аны ислам күзлегеннән караганда барлык шәригать кысаларына туры килүен билгеләп үтте.
Мөфтинең яшьләр белән очрашуы сабантуй мәйданында дәвам итте. Биредә инде икенче тапкыр Форум делегатлары өчен милли бәйрәм оештырыла. "Быел форумда катнашучылар өчен махсус мөхтәрәм кунагыбызны, Коръәнне 7 төрле укый белүче Никкадам хәзрәтне чакырдык. Мондый кешеләр Россиядә дә берничә генә" . дип белдерде Камил хәзрәт һәм форумны шактый эчтәлекле итүче оештыручыларга - Диния нәзарәте белгечләренә рәхмәтләрен әйтте.
Милли бәйрәмдә шулай ук Спас районы башлыгы Камил Нугаев, Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров һәм Болгар тыюлыгы җитәкчелеге катнашты. Аларның һәркайсысы Татарстан мөфтие кулыннан рәхмәт хатлары алды. Сабантуй барышында мөфти һәм кунаклар төрле милли уеннарда һәм кызыклы конкурсларда катнашты. Бәйрәм форум делегатларына һәм кунакларга истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.