Югары Ослан мәчете балалар өчен ял оештырган
24 июль 2017 ел 10:34
Бу көннәрдә Югары Ослан үзәк мәчете каршында эшләп килгән рухи-сәламәтләндерү үзәге үз эшен сабантуй үткәрү белән төгәлләде. Мәчет каршындагы курслар мөгәллимнәре ислам нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы буенча дәресләр бирде. Монардан тыш, балалар Корьән Кәримнән аятьләр һәм сүрәләре, намаз укуның нигезләрен һәм тәртипләрен өйрәнделәр, төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар. Буш вакытта балалар өчен төрле спорт уеннары да оештырылды. Бу рухи-сәламәтләндерү үзәгендә бирелгән дәресләр балалар өчен файдалы да, кызыклы да булды. Сабантуй әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар катнашында үткән төшке аш белән тәмамланды.
Соңгы яңалыклар
13 июнь 2024 ел 14:18
10 июнь 2024 ел 14:00
10 июнь 2024 ел 09:39
07 июнь 2024 ел 15:59