29 июль көнне Татарстанның Чүпрәле районында VI Мунчәли укулары уза. Конференциянең темасы: “Мәхәлләнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге”. Чараны Чүпрәле районы администрациясе, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм Исламны кабул итүгә 1000-еллык исемендәге Казан югары мәдрәсәсе уздыра. Быел укулар Мунчәлидә мәчет ачылуның 20-еллыгына багышлана.
Чараның мәртәбәле кунаклары булып район башлыгы Александр Шадриков, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм Республика, Ульян, Нижгар өлкәләреннән килгән башка дин әһелләре, хакимият вәкилләре, фән һәм сәнгать эшлеклеләре тора.
Рухи-мәдәни мирасны саклау һәм үстерү темаларына дини вәгазьләр һәм докладлар белән хәзрәтләр, шулай ук Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов, профессор Наил Таһиров чыгыш ясаячаклар.