3 августта Казанның “Тайфун” спорт клубында Совет районы мәхәлләләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үтәчәк. Турнир Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм Вәлиуллин инициатиасы белән уздырыла. Мәртәбәле кунаклар арасында Казанның башкарма комитеты вәкилләре булачак.
Ярышлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм мөселманнарда спортка кызыксыну уяту максатында оештырыла. Турнирда Совет районының 20 мәхәлләдән катнашучылар булыр дип көтелә. Уенны профессиональ хаким Марат Хәйруллин җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәялиячәк. Җиңүчеләрне Кубок һәм дипломанар көтә.
Әлеге ярышларны ел саен уздырырга планлаштырыла. Моннан тыш, Советы районы мөтәсибәте тарафыннан футбол һәм волейбол ярышлары уздырырга ниятләнә.
Ярышлар сәг. 13:00 башлана.