Түбән Кама мөселманнары шәһәр йөгерешләрендә катнашты

31 июль 2017 ел 14:45
Түбән Кама мөселманнары шәһәр йөгерешләрендә катнашты

Түбән Кама мөселманнары зур шәһәркүләм спорт бәйрәмендә катнашты. «Нижнекамскнефтехим полумарафон | TATAR.RUN» дип исемләнгән әлеге чара республиканың атаклы предприятиесе юбилеена багышланган иде. Хатын-кызлар һәм ир-егетләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, спортчылар һәм спорт белән мавыгучылар - Түбән Кама мөселманнары узышларның барлык дистанцияләрендә дә катнашты. Җан атучыларның аерым игътибарын Рөстәм Сәетов җәлеп итте. Күзе күрмәсә дә, шәһәрнең җәмгыять һәм спорт тормышында актив кайнаган бу мөселман махсус "Батырлар дистанциясендә" йөгерә. Рөстәм һәм команданың башка әгъзлары бер-берсенең инвалид креслоларына тотынып финишка җитә. Масса-күләм йөгерешләрдә 1967 метрлы символик дистанциядә шулай ук мөселманнар катнашты, алар арасында спорт мастеры Илдус Гыйниятуллин да бар иде. Мөселман хатын-кызлары 3 км һәм 10 км дистанцияләрендә йөгерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100