Әлмәт мәдрәсәсендә 200 бала ял итте

31 июль 2017 ел 16:05
Әлмәт мәдрәсәсендә 200 бала ял итте

Әлмәт мәдрәсәсе каршындагы рухи-сәламәтләндерү үзәге үз эшен тәмамлады. Биредә җәй дәвамында ике смена рәвешендә Әлмәт һәм Татарстанның башка шәһәр-районныннан 200 бала ял итте. 

Балаларның һәр көне вакыйгаларга һәм истәлекләргә бай булды: кызлар һәм малайлар Коръән укыдылар һәм ятладылар, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлын, азан әйтергә, яңа гарәп сүзләрен өйрәнделәр. Күчел ачу чараларына да вакыт табылды: спорт ярышлары, футбол, җитез уеннар һәм эстафетларда, кул эшләре буенча мастер-классларда,  сабын куыклары тамашасында ял итүчеләр бик яратып катнашты. 65нче санлы янгын сүндерү частенә экскурсия да балаларда зур кызыксыну уятты. 

Ялның бер көнен рухи-сәламәтләндерү үзәгендә Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында узды: монда малайлар-кызлар мини-зоопаркны күрделәр, кинотеатрга керделәр. Саубуллашу көнендә ярминкә оештырылды һәм Коръән аятьләрен һәм сүрәләрен иң күп белүчеләр өчен бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100