"Darul-Kutub"ка сирәк иске китаплар архивы тапшырылды.

01 август 2017 ел 16:47
"Darul-Kutub"ка сирәк иске китаплар архивы тапшырылды.

"Darul-Kutub" электрон китапханәнең сирәк китаплар коллекциясе тулыланды. Илфат һәм Миләүшә Гайнетдиновлар иске китаплардан торган шәхси дини архивын "Хозур" нәшрият йортына тапшырды. Бабаларының әманәте белән гаилә 3 тартмага тупланган Ислам буенча сирәк һәм уникаль китаплар китерә. Васыятьтә аларга "Китапларны сатмагыз - алай байый алмассыз. Китапларны укып, белем алыгыз. Яки башкаларга тапшырыгыз" диелгән. Нәшрият йорты китапларның исемлеген төзүгә кереште:  алар арасында тәфсирләр, пәйгамбәрләр тарихы турында хезмәтләр, тәҗвид, каләм буенча дәреслекләр барлыгы билгеле. Җыелманың йөзек кашы булып XIX гасырга караган кулъязма Коръән китабы тора. Коллекция электрон форматка күчереләчәк һәм darul-kutub.com порталында һәр теләгән кеше файдалансын өчен урын алачак.
"Хозур" нәшрият йорты һәм darul-kutub.com электрон китапханә порталы гарәп, иске татар, фарсы телендәге борынгы китапларга ия булганнарга мөрәҗәгать белән чыга: Әгәр дә милли мирасыбызның күп гасырлар дәвамында саклануын теләсәгез, мондый китапларны "Хозур" нәшрият йортына тапшырыгыз. Биредә аларга икенче тормыш өреләчәк. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100