Мөфти – чит илдә укучыларга: «Безнең үз мәзхәбебез бар, үз юлыбыз һәм үз мирасыбыз»

02 август 2017 ел 12:21
Мөфти – чит илдә укучыларга: «Безнең үз мәзхәбебез бар, үз юлыбыз һәм үз мирасыбыз»

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чит илдәге ислам университетларында белем алучы Татарстан студентлары белән очрашты. Очрашу теплоходта Идел буйлап сәфәр буларак үтте. Хәзрәт белән күрешүгә дистәгә якын Сәгуд Гәрабстаны, Малайзия, Ливан һәм Мароккода укучы яшьләр килде. 

Камил хәзрәт студентларга Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең татарлар арасында Коръән бастыру традицияләрен торгызу, имамнарны әзерләү һәм тәрбияләү, борынгы татар китапларын һәм авторларын эзләү һәм өйрәнү буенча эшчәнлеге белән таныштырды. Кунакларны исә Татарстанда эшкә урнашу һәм Болгар ислам академиясенә укырга керү мәсьәләләре кызыксындырды. Шул ук вакытта өч сәгатьлек сөйләшүдә кызыл җеп булып татар дини мирасын торгызу, Хәнәфи мәзхәбен һәм исламның традицион кыйммәтләрен саклау темасы сузылды. Очрашуда берничә мәртәбә ассызыклап үтелде: Татарстан яшьләре арасында чит ил ислам университетларында укучылар саны күп булса да, республикада бүгенге көндә доктор дәрәҗәсендәге бер генә галим дә юк. Татар дини мирасы бүгенгә кадәр өйрәнмәгән килеш һәм ислам дөньясында билгесесез булып кала бирә. Мөфти мөселман дәүләтләрендә белем алучы студентларга атаклы университетларның барлык мөмкинлекләрен татар мирасын өйрәнү максатында файдаланыр дигән өмет багълады. 

- Моннан тыш, гарәп телендә фәнни эшчәнлек алап бара белгән галимнәр бездә юк, - дип белдерде ул. – Ә гарәп теле татарларга бөтен ислам дөньясын ачып салыр иде, аның белән якынайта алыр иде. Гарәп телендә язылган фәнни хезмәтләр мәңгелектә калачак. Татар теле - халык теле булса, гарәп - галимнәр теле! 

Шулай ук Камил хәзрәт Хәнәфи мәзхәбен һәм традицион Исламны саклауның әһәмиятен дә җиткерде: «Безнең үз мәзхәбебез бар, үз юлыбыз, үз мирасыбыз. Хәнәфи мәзхәбенә иярү - Татарстан мөфтиятенең имамнарга иң катгый таләпләренең берсе. Бу мәсьәләдә берничә фикергә юл кую фетнәгә алып килергә мөмкин".

- Бу егетләр Татарстаннан читтә булсалар да, үзебезнең милли гореф-гадәтләрне, дини йолаларны, кыйммәтләребезне җуймыйча, күңелләрендә туган илгә, Хәнәфи мәзхәбенә тугрылыкны саклап калсыннар иде! – дип белдерде мөфти очрашу тәмамлангач.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы