Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышында ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев өч мөфти - Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин һәм Камил Сәмигуллиның татар халкының рухи-әхлакый мирасын саклау һәм үстерү өлкәсендә уртак хезмәтен хуплады. Ул мөфтиләрнең хезмәттәшлеге һәм "кулга кул тотынышып" башкарган эш нәтиҗәсендә Россиядә беренче тапкыр Болгар ислам академиясе ачылуын билгеләде. "Бу - халкыбызның бик зур уңышы", - диде Минтимер Шәрипович.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Болгар ислам академиясе турында бабаларыбызның традицион рухи кыйммәтләренә таяначагын һәм рухи мәгърифәт үзәге булачагын әйтте.