Ринат Закиров ТР МДН инициативалары турында: "Татар телен саклау өчен көчле ысуллар"

03 август 2017 ел 14:15
Ринат Закиров ТР МДН инициативалары турында: "Татар телен саклау өчен көчле ысуллар"

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров хисап доклады белән чыгыш ясады. Ике съезд арасында башкарган эшләргә, яңа барлыкка килгән проектларга күзәтү ясалды. Аерым басым татар мәгарифе торышына бирелде.

Шулай ук  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең милли мирас һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерүдә зур өлеш кертүе турында да әйтелде. Конгресс рәисе: "Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен татар телендә уку турындагы мөфтиятнең карары татар телен саклауның көчле ысулы булып тора", - диде. Ул мәчетләрдә татарча сөйләмне күбрәк ишетеп булачагына өметләнеп калды. 

«Татарларның үз телләре, мәдәнияте һәм динен корбан итәргә хакы юк. Бу - хыянәт булыр иде", - дип белдерде Ринат Закиров.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы