Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Интертат" интернет-газетасында чираттагы мәкаләсе дөнья күрде. Бу юлы мөфти хәзрәтләре пәйгамбәрләр турында яза. "Намуслы, гадел, ышанычлы, зирәк, гөнаһсыз – болар барысы да пәйгамбәрләр турында. Пәйгамбәрләр - Аллаһы Тəгалəнең фикерлəрен, хәбəрлəрен (вәхи) һәм Изге китапларын бөтен кешелек дөньясына тапшыру миссиясен башкарган. Аларның төп вазифасы – бераллалыкка һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне сакларга чакыру. Пәйгамбәрләргә инану иманның дүртенче баганасы булып тора", - диелгән мөфти мәкаләсендә.
Язманы тулысынча биредә укырга мөмкин.