Казанда "Әл-Әзһәр" халыкара мәктәбе булырмы?

04 август 2017 ел 10:38
Казанда "Әл-Әзһәр" халыкара мәктәбе булырмы?

Бүген Татарстан мөфтие Йеменнан килгән бер төркем делегация белән күреште. Очрашуның төп максаты булып Казанда "Әл-Әзһәр" халыкара мәктәбе ачу мөминлекләрен өйрәнү. Шундый максат белән Татарстанга Доктор Сами Әл-Хиләли - "Аль-Хиляли" инвестицион холдингының директорлар Советы рәисе килде. Башкала кунагы белән бергә доктор Намер Ради - Әл-Хиләлинең урынбасары һәм Хелал Табит - компаниянең идарәчесе дә килде. Камил хәзрәт йеменлыларга  ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте эшчәнлеге турында сөйләде, Татарстандагы ислам мәгариф системасы белән кыскача танышытырды, "ТР Вакф" Фонды һәм "Зәкят" хәйрия фонды турында әйтте.

 "Аль-Хиляли" инвестицион холдингы Татарстанның Инвестицион үсеш Агентлыгы белән тыгыз элемтәдә тора. Холдинг составына 20-дән артык төрле оешма керә, шул исәптә: Малайзиядәге "Әл-Әзһәр" халыкара мәктәбе, "Әл-Хиләли" һәм "Әл-Әһләм" Хәйрия фондлары, башка сәнәгать, коммерцияле, сәүдә, төзелеш, газ өлкәсе, масс-меди һәм финанс хезмәтләр күрсәтә торган компанияләр. Холдингның устав капиталын 100 миллион реал тәшкил итә һәм 2006 елда ачыла. Доктор Сами Әл-Хиләли үзе - Комор утраулары Республикасы Президентының һәм Того Республикасы Президентының икътисад буенча киңәшчесе. Шулай ук доктор Бахрейнда Комор утрауларының илчесе, Александриядә Комор утрауларының мактаулы консулы да булып тора.  

Татарстан мөфтие белән очрашудан соң , кунаклар Казан Кремленә экскурсиягә юл тоттылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы