Мәдинәнең татар эмигрантлары - мөфтидә кунакта

04 август 2017 ел 14:11
Мәдинәнең татар эмигрантлары - мөфтидә кунакта

Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетендә Мәдинәдән килгән кунаклар - татар эмигрантлары белән очрашты. Әл-Казанлылар чыгышлары белән - Норлат районының Кизләү авылыннан. Үткән гасыр башында аларның бабалары Әхмәт туган якларын ташлап Мәдинә шәһәренә килеп урнаша. Бүген анда аның оныклары һәм оныкчыклары яши. Мөхәммәд әл-Казанлы - шуларның берсе.

Әл-Казанлылар Казанга Бөтендөнья татар Конгрессы съездында катнашу өчен килделәр. Мөфти хәзрәт Мөхәммәд әл-Казанлыны, аның улын һәм туганнан туган энесен Диния Нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырды, Галиев мәчете һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең тарихы турында сөйләде.  

Бу - Камил хәзрәт һәм әл-Казанлыларның беренче очрашуы түгел. 2016 елда мөфти Хаҗ вакытында Мәдинәдә әлеге нәсел вәкилләре белән күрешкән иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы