Нәзарәттә Корбан бәйрәмен оештыру турында сөйләштеләр

04 август 2017 ел 13:43
Нәзарәттә Корбан бәйрәмен оештыру турында сөйләштеләр

Бүген ТР мөселманнырының Диния нәзарәтендә Казан мәчетләре имамнарының башкалада Корбан бәйрәмен оештыру һәм үткәрү турында киңәшмә узды. Киңәшмә Казанның Башкарма комитеты белән берлектә оештырылды. Имамнар белән очрашуга Казан Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр буенча бүлек җитәкчесе Илнур Шакиров, Казанның Вахитов районы баш ветеринары Илгиз Камалов,  “САРИЯ Био Индастрис Волга” ЧҖҖ җитәкчесе Антон Шишкин, ТР буенча Роспотребнадзорның гигиена һәм туклану бүлеге җитәкчесе Кадрия Шәрәфетдинова, аның урынбасары Рәмзия Галләмова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе иҗтимагый тәртипне саклау бүлеге башлыгының урынбасары Фәнис Нәҗметдинов килде. 

Көн тәртибендә эабойда эшләүче хезмәткәрләрнең эшен оештыру, корбан чалу мәйданчыкларыннан һәм җиһазларыннан дөрес файдалану, махсус хезмәтләр белән үзара бәйләнешләр тәэмин итү кебек мәсьәләләр тора иде.  

Киңәшмәне ТР мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ачып җибәрде. Ул имамнарга бәйрәмне һәм корбан чалу йоласын тәртипле рәвештә оештыру өчен киңәшләр һәм өйрәтмәләр бирде. "Мәчет имамнарында бәйрәмне оештыру өчен шәхси җаваплылык ята. Аны үткәрүдән җәмгыятьтә бернинди тискәре яңгыраш  калырга тиеш түгел", - дип белдерде ул. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100