Мөфти Саматовлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша

08 август 2017 ел 09:31
Мөфти Саматовлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша

Күренекле дин әһелләренең берсе, күпсандагы дини китаплар авторы, нәзарәтнең беренче казые Габделхак хәзрәт Саматовның хәләл җефете Кәүсәрия Миншакир кызы Саматованың вафат булуы хакында кайгылы хәбәр килеп иреште.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән әлеге зур югалтуны күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык бирүен сорыйбыз! Раббыбыз Кәүсәрия Миншакир кызының урынын оҗмах түрләреннән итсә иде!

Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Татарстан мөфтие                    Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы