Татарстанның мөселман уку йортларына кабул итү кампаниясе бара. Хәзерге вакытта республика мәдрәсәләренә 100гә якын абитуриент үзләренең гаризаларын тапшырган.
Бүгенге көндә Татарстанда 9 мәдрәсә эшләп килә. Алар имам-хатыйблар, ислам дине нигезләре һәм гарәп теле мөгаллимнәрен ТР мәгариф министрлыгы биргән махсус лицензиягә нигезләнеп әзерлиләр. Уку-укыту көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә алып барыла.
Мәдрәсләрдә белем бирү татар һәм рус телләрендә, бушлай алып барыла. Студентлар өчен стипендия түләү каралмаган, ләкин аерым уңышка ирешкән шәкертләр Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясенә ия була ала. Шәкертләргә шулай ук бушлай тулай торак һәм көнгә өч тапкыр ашату тәкъдим ителә.
Республика мәдрәсәләрендә югары квалификациягә ия, ислам дөньясына билгеле дини уку йортларын һәм Россиянең дөньяви уку йортларын тәмамлаган мөгаллимнәр белем бирә.
Мәдрәсләрдә уку һәм яшәү өчен барлык уңай шартлар тудырылган: барлык таләпләргә җавап бирүче уку сыйныфлары, актлар залы, ашханә, спортзал, китапханә, душ бүлмәләре, гыйбадәт заллары һәм тулай тораклар бар.
Көндезге бүлек. Мәдрәсәгә төп урта белеме булган ир-егетләр кабул ителә. Уку вакыты 3 ел. Уку дәверендә армиядән кичектерү мөмкинлеге бирелә.
Кичке бүлек. Мәдрәсәгә төрле яшьтәге ирләр һәм хатыннар кабул ителә . Уку вакыты 4 ел. Документлар 20 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Читтән торып уку бүлеге. Мәдрәсәгә төрле яшьтәге ирләр һәм хатыннар кабул ителә . Уку вакыты 4 ел. Документлар 10 декабрьгә кадәр кабул ителә. Сессиягә студентлар елга ике тапкыр декабрь һәм апрель айларында килә һәм өчешәр атна белем ала.
Уку-укыту тәмамланган соң шәкертләргә урта һөнәри дини белем турында диплом бирелә.
Кирәкле документлар исемлеге:
1. Аттестат (төп нөсхә), дәүләт аттестациясенең һәм бердәм дәүләт экзамены нәтиҗәләре теркәлгән документ, ә 9нчы сыйныфтан соң шэхси эше, мәктәптән белешмә.
2. Медицина белешмәсе.
3. 6 фото ( размеры 3Х4)
4. Паспортның күчермәсе.
5. СНИЛС, ИНН, мед. полисның күчермәләре.
6. Автобиография.
7. Анкета.
8. Гариза.
9. Юнәлеш.
- ТРда яшәүчеләр өчен мөхтәсибәттән;
- РФның башка регионнарында яшәүчеләр өчен җирле Диния нәзарәтенеке.
Белешмәләр өчен: (843) 237 94 82