Мөфти колониядә: намаз, эчтәлекле вәгазь һәм корбан ите

15 август 2017 ел 13:54
Мөфти колониядә: намаз, эчтәлекле вәгазь һәм корбан ите

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 18нче төзәтү колониясендә булды. Тоткыннар белән шулай ук мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, колония һәм Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе җитәкчелеге очрашты. 

Очрашу нәзарәт вәкилләре алып килгән күчтәнәчләр белән сыйланган рәвештә, чәй табыны артында үтте. Камил хәзрәт иректән мәхрүм ителгәннәргә әдәп-әхлак, динебез кыйммәтләре, якынлашып килүче Корбан гаетенең тарихы һәм республикада бу уңайдан нинди чаралар үткәреләсе хакында сөйләде. Мөфти хәзрәтләре аларны дәүләт кануннарын һәм динебез кушканнарны тиешле дәрәҗәдә үтәргә чакырды. Корбан ите белән тоткыннар да тәэмин ителәчәген дә хәбәр итте.

Очрашу барышында тоткыннар кызыксындырган сорауларын бирә алды. Чара күмәк намаз белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы