Быел “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсенең кичке бүлеген 77 шәкерт тәмамлады. Бүген Татарстан мөфтие, “Мөхәммәдия” директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мәдрәсә мөгаллимнәре катнашында диплом тапшыру тантанасы булды.
“Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: “Әйт: “Белүче белән белмәүче бертигез булырлармы?” ди. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд гыйлем алу, гыйлем таләп итү бөтен мөселманнарга да фарыз дип әйтә. Безнең динебез гыйлем алу белән тыгыз бәйле һәм монарга фәннән дә бик күп мисалларга табырга була. 4 ел дәвамында дини белем үзләштердегез, ләкин сез олы юлның башында гына. Киләчәктә мәдрәсәдә алган белемнәрегезне тагы да тирәнәйтергә кирәк булачак.Мин галим булдым дип әйтмәгез, чөнки өйрәнерлек әйберләр җитәрлек. Гыйлем диңгез булса, сез әле аның кырыена килеп бастыгыз гына. Барыгызга да уңышлар телим! Аллаһ Тәгалә алган белемнәрегезне кулланып файдалы гамәлләр кылып яшәргә язсын сезгә”, - дип теләде Камил хәзрәт үзенең чыгышында һәм быелдан мәдрәсәдә яңа муназара дигән фән кертеләчәге турында әйтеп үтте.
Мәдрәсә мөгаллимнәре исеменнән Зөлфәт хәзрәт Габуллин чыгыш ясады һәм шуннан соң көтеп алынган мизгел – дипломнар бирү башланды. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга “имам-хатыйб” һәм “ислам дине нигезләре мөгаллиме” дигән шәһадәтнамәләр бирделәр.