Яшел Үзән районының Кече Ачасыр авылы халкын сөендереп, яңа гыйбадәтханә "Мөршидә" мәчете ачылды. Мәчет ачылышында Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Яшел Үзән шәһәре "Җәмиг"мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемен йөрткән мәдрәсә җитәкчесе Ильяс Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Татарстанның "Агрохимсервис" җитәкчесе Әнәс Локманов, ААҖ "Каздорстрой " директорлар советы рәисе Равиль Гарипов, Яшел Үзән районының администрация башлыгы урынбасары Зөлфәт Хәбибуллин һәм шулай ук мәчет төзелешенә үзеннән зур өлеш керткән иганәче Фәрит Гыйсмәтуллин, авыл халкы катнашты.
Нияз хәзрәт халыкны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм иман йортының озын гомерле, халыкка иман-мәгърифәт тарату үзәгу булуын дип теләде.