Аллаһының рәхмәтенә якынайта торган изге Корбан бәйрәме тирән мәгънәгә ия. Ул барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләрен сөю, хөрмәт, бер-береңә миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Бу мөбарәк көннәрдә нәфрәт һәм ачулар юкка чыга, дошманлык һәм үпкә хисләре бетә. Бәйрәм көннәрендә Аллаһның иманлы бәндәләре күбрәк игелекле гамәлләр кылырга ашыга. Бөек Раббыбыз мөмкинлекләре булган кешеләргә дә мохтаҗларга һәм фәкыйрь кешеләр турында кайгыртырга, башкалар белән дә уңай мөнәсәбәт төзергә чакыра. Коръәндә әйтелә:
“Аллаһының үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары: ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек итегез. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһ, әлбәттә, сөйми!” (“Ниса” сүрәсе 36нчы аять)
Шул уңайдан Диния нәзарәте һәм "Зәкят" хәйрия фонды "Сөючеләр фида кыла" дигән һәм авыру балаларны дәвалауга акча җыюны күзаллаган акция игълан итте. Акциядә катнашучы Тимур Фазлыев хакында без сезгә инде сөйләгән идек. Хәзер аның өчен 44 мең 576 мең сум акча җыелган (кирәк 135 мең). Киләсе героебыз - 10 яшьлек Воробьев.
Павел тугач ук 5 тәүлеккә комага китә. Бер айдан сабыйда йөрәк авыруы барлыгы ачыклана һәм аңа авыр операция ясыйлар. Операциядән соң табиблар әйтә: " ДЦП. Паша беркайчанда утырмаячак, ул сукырайды һәм 5-6 айдан үләчәк". Шуңа да карамастан, Санкт-Петербургта Павелның йөрәгенә тагы бер операция ясыйлар һәм ул уңышлы үтә. Табиблар баланың терелүенә өмет бар һәм иң мөһиме - даими дәваланып торырга дигән нәтиҗәгә киләләр.
Шулай була да: "Без 7 елдан артык дәваланабыз, - ди әнисе Марина. - Дәвалауның уңай нәтиҗәләре сизелерлек: Балабыз утырырга, уенчыклар белә уйнарга, елмаерга, берничә сүз әйтергә өйрәнде һәм йөрергә дә тырыша".
Хәзерге вакытта Павелга прививкалар ясыйлар, ул дәвалау физкультурасы, логопед-дефектолог, психолог белән шөгыльләнә, су-джок терапиясе һәм массажга йөри. 4 айга бер Чаллыда рефлексотерапия курсларына йөри. Ләкин баланың шушы яңа күнекмәләрен онытмыйча дәвам итү өчен һәрвакыт шөгыльләнеп торырга кирәк һәм бу зур чыгымнар таләп итә. "Үзебезнең һәм әти-әниләребезнең акчаларын Чехия, Венгрия, Кытай, Украина, Мәскәү, Питер, Самара һәм Казан юлларына урар өчен тотып бетердек", - ди баланың әнисе. - Дарулар, массаж, бассейн, иппотерапия шулай ук бик кыйбатлы".
"Беренче адым" үзәгендә дәвалану өчен 60 мең кирәк. Әлегә 20 мең 318 сум бар. Ярдәм итү өчен Сбербанк картасына 639002629014626229 (Карта Альметова И.М.) яисә САДАКА сүзе белән 7715 (50 сум) номерына смс-хәбәр юллап акча күчереп була. Сбербанкның терминалы аша да күчерергә мөмкин. Белешмәләр өчен:89872253322