Бөгелмәнең үзәк мәчетендә мөхтәсибәт бүлекләре җитәкчеләре һәм авыл имамнары җыелышы булды. Көн кадагында - якынлашып килүче Корбан гаетенә әзерлек күрү.
Имам-мөхтәсиб Рамиль хәзрәт Хөснетдинов җыелышта катнашучыларга әлеге бәйрәмнең хаҗ гыйбадәте белән бәйләнеше һәм мөселманнар өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын исләренә төшереп үтте. Монардан тыш, чара кысаларында мәчет имамнары үзләренең хисап докладларын тәкъдим итте һәм Корбанга кагылышлы теләкләрен ирештерде.