Арча районында төзекләндерүдән соң "Ислам нуры" мәчете ачылды

31 август 2017 ел 15:21
Арча районында төзекләндерүдән соң "Ислам нуры" мәчете ачылды

Бүген Арча районының Иске Муй авылында төзекләндерүдән соң "Ислам нуры" мәчете ачылды. Тантаналы ачылышта нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев, район башлыгы Илшат Нуриев һәм "Таттелеком" оешмасы вәкилләре катнашты. Нәкъ менә әлеге оешманың генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин мәчетне төзекләндерү эшләренә саллы өлешен кертә.

Тарихка күз салсак, Иске Муйна авылының бу мәчете 1913 елда төзелә, ләкин совет чорында аның бинасында башка оешмалар да урнашып тора. Хәзер Аллаһ йорты янәдән үз ишекләрен ачты. Диния нәзарәте вәкиле Нияз хәзрәт Сабиров әлеге вакыйганың Гарәфәт көненә туры килүен аеруча сөенечле булуын билгеләп үтте һәм мәчетнең җирле халыкның рухи үсешенә ярдәм күрсәтүенә өметен белдерде. Ул шулау ук мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә нәзарәтнең бүләкләрен дә тапшырды, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы