Рәфикъ Мөхәммәтшин: "Кадимчелек ул – гасырлардан килгән традицияләрне саклап калуга юнәлдерелгән система"

05 сентябрь 2017 ел 11:24
Рәфикъ Мөхәммәтшин: "Кадимчелек ул – гасырлардан килгән традицияләрне саклап калуга юнәлдерелгән система"

"Рухи ефәк юл. Иҗат. Берләшү" конференциясенең "Евразия киңлегендә ислам мәгарифе үсеше: традиция һәм яңалык арасында" секция утырышында чыгыш ясап, Болгар ислам академиясе ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин дини мәгариф системасын яңарту, аның киләчәген система буларак камилләштерү буенча фикерләрен җиткерде.
Кадимчелек традицияләрне саклап калырга ярдәм итүе турында белдерде. Күренекле татар дин галимнәренең кадими мәдрәсәләрдә укып, үз урыннарын дөньякүләм дин әһелләре арасында үзләренең лаеклы урыннарын табулары турында җиткерде. Хәзерге вакытта дин белгечләрен чыганаклар белән эшләргә чакырды.

- Әгәр татар җәмгыяте җәдитчелеккә генә корылган булса, ул үзенең традицион нигезләрен югалткан булыр иде.
Чөнки җәдитчелек реформаторлык кына ул, Әбү-Хәнифә мәзһәбе дә сакланмас иде. XX йөз башында без кадимчеләрнең милли йөзебезне, кыйммәтләрне саклау өчен ныклап ябышып ятуларын күрәбез. Кәләпүшне салмау, мисал өчен. Ягъни кадимиләр традицияләрне энәсеннән алып җебенә кадәр саклап калу яклы булган," – диде Рәфикъ Мөхәммәтшин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100