“Экстремизга – юк!”:студентларга рухи традицияләрнең әһәмияте хакында сөйләделәр

28 сентябрь 2017 ел 14:46
“Экстремизга – юк!”:студентларга рухи традицияләрнең әһәмияте хакында сөйләделәр

Бүген Казанның кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә “Экстремизга – юк!” айлыгы  кысаларында "Яшьләр арасында экстремизмны кисәтү" дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Көллиятнең беренче курс студентлары белән  нәзарәтнең дәгьват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм  Рус география җәмгыяте әгъзасы Рөстәм Гильметдинов очрашты.

Кунаклар яшьләр белән иманның әһәмияте, рухи традицияләребезне өйрәнү һәм аларны саклау, чит агымнарга каршы тору ысуллары хакында әңгәмә корды. "Глобальләшү шартларында  үзеңнең милли үзенчәлекләреңне,  традицияләренне саклап калу бик мөһим. Ышанычлы, төпле рухи белем - экстремизмга каршы торуга бер корал", - дип белдерде сөйләшү барышында Нияз хәзрәт Сабиров. Мисал итеп ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисләрен һәм Коръән аятьләрен китерде. 

Рус география җәмгыяте әгъзасы Рөстәм  Гильметдинов студентларга «Антарктида-100» экспедициясе вакытында булган вакыйгалар, анда беренче тапкыр азан әйтелүе, намаз укылуы һәм Изге Коръән китабын алып барулары хакында җиткерде. Очрашуга килүчеләр хозурына дәгъват бүлеге катнашында төшерелгән  “Вера” документаль фильмы да күрсәтелде. Әлеге фильм Аллаһка ышануның әһәмияте турында бара. Анда татар халкының төрле өлкәләрдә танылган шәхесләре үзләренең фикерләре белән уртаклаша.

Нияз хәзрәт  сүзләренчә, мондый очрашулар Казанның кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә даими рәвештә оештырылачак. Киләчәктә яшьләр белән гаилә кыйммәтләре, ата-ана турында сөйләшергә планлаштыралар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы