Бүген Интернет челтәрендә ТР МДН www.dumrt.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайтының яңартылган версиясе эшли башлады. Хөрмәтле укучылар, хәзер безнең сайтыбыз тагы да күбрәк кызыклы мәгълүмат белән тулыландырылды. Аерым алганда, "Намаз уку тәртипләре" дигән яңа рубрика булдырылды. Биредә исламның биш терәгенең берсе булган намаз хакында тулы һәм ышанычлы мәгълүмат тупланган. "Намаз вакытлары" бүлегенең дә функциональ мөмкинлекләре артты.
Сайтның яңа версиясендә теләге булган һәркем хәбәр тәкъдим итеп, аның белән бүлешә ала һәм мохтаҗларга ярдәм итү эшендә үзеннән дә өлеш кертә алачак. Сайтны тулыландыру дәвам итә, шуңа күрә килеп туган сорауларыгызны һәм теләк-тәкъдимнәрегезне info@dumrt.ru электрон адресына җибәрәгез. Тиз арада сезнең белән элемтәгә кереп, ярдәм итәргә тырышырбыз.