Диния нәзарәте рәсми сайтын яңартты

03 октябрь 2017 ел 13:06
Диния нәзарәте рәсми сайтын яңартты

Бүген Интернет челтәрендә ТР МДН www.dumrt.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайтының яңартылган версиясе эшли башлады. Хөрмәтле укучылар, хәзер безнең сайтыбыз тагы да күбрәк кызыклы мәгълүмат белән тулыландырылды. Аерым алганда, "Намаз уку тәртипләре" дигән яңа рубрика булдырылды. Биредә исламның биш терәгенең берсе булган намаз хакында тулы һәм ышанычлы мәгълүмат тупланган. "Намаз вакытлары" бүлегенең дә функциональ мөмкинлекләре артты.

Сайтның яңа версиясендә теләге булган һәркем хәбәр тәкъдим итеп, аның белән бүлешә ала һәм мохтаҗларга ярдәм итү эшендә үзеннән дә өлеш кертә алачак. Сайтны тулыландыру дәвам итә, шуңа күрә килеп туган сорауларыгызны һәм теләк-тәкъдимнәрегезне info@dumrt.ru  электрон адресына җибәрәгез. Тиз арада сезнең белән элемтәгә кереп, ярдәм итәргә тырышырбыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы