Камил хәзрәт Сәмигуллин Гөлчәчәк Нәҗипова белән очрашты

03 октябрь 2017 ел 13:33
Камил хәзрәт Сәмигуллин Гөлчәчәк Нәҗипова белән очрашты

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте татар дин галимнәренең мирасын саклауга зур әһәмият бирә. “Даруль-кутуб” электрон китапханәсендә дин гыйлеменә караган алты йөздән артык китап урнаштырылган. Диния нәзарәте бастырган Коръәннең яңа “Казан басмасы”н дөньякүләм танылган мөселман оешмалары барлык таләпләргә туры килеп эшләнүе турында әйттеләр. Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова белән очрашуда әнә шулар турында сөйләде һәм аны Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды.

Очрашу барышында Гөлчәчәк ханым Татарстан мөфтиенә фотоальбом бүләк итте. Анда Татарстан һәм татар халкы, дини мирас һәм мөселман галимнәре, республика үсеше белән бәйле фәнни материаллар урын алган. Музей директоры Камил хәзрәткә Казан шәһәренең элек-электән китаплар бастыру буенча зур эш алып баруы буенча искәртте һәм Коръәннәрнең төрле басмаларын, экспозицияләрнең киңәйтү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 25-еллыгы уңаеннан мөфтиятнең оешуы белән бәйле документлар, истәлек билгеләренең сакланышы турында сорады һәм милли музейга тапшыру мөмкинлеген карауны үтенде.

Татарстан мөфтие борынгы дини китапларны саклау, электрон нөсхәләрен ясау буенча зур эш башкарылуы турында әйтте. Мисал өчен, бүгенге көндә “Даруль-кутуб” сайтына алты йөздән артык китап куелган. Шулай ук Казанның "Тынычлык" мәчетендә махсус бүлмәдә сирәк китаплар саклана.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы