Татарстан хаҗиларының берсе “Госмания” мәктәбендә укый

03 октябрь 2017 ел 16:10
Татарстан хаҗиларының берсе “Госмания” мәктәбендә укый

Бүген Казан шәһәре “Госмания” урта белем бирү мәктәбендә хаҗ темасына багышланган класс сәгате узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең рәсми оешмалар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, “ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, ТР Фәннәр академиясеннән Камил Насыйбуллин, “Госмания” мәктәбе директоры Илсур Фатыйхов, ТР Президенты Аппараты, шәһәр администрациясе вәкилләре катнашты. Класс сәгатен “Госмания” мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия Низамова алып барды.

Быел “Госмания” мәктәбеннән биш укытучы һәм бер бала хаҗда булды. Укучы VII класста укый, Ибраһим Гильманшин исемле. Мәктәп укучылары да хаҗда булган укучының үз-үзен тотышында, укуында бик зур алга китеш булуы турында әйттеләр. Яшь хаҗи исә мөселман кардәшләребезнең бик эссе, кеше күп булган җирдә бер-берсенә бик ихтирамлы, ярдәмчел булуы турында сөйләде. Укучылар хаҗ турында презентация карадылар, хаҗиларның үгет-нәсыйхәтләрен тыңладылар.

Укытучылар хаҗ сәфәрен уңышлы оештыруда ярдәмнәре өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм “ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитовка рәхмәтләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы