Бүген Казан шәһәре “Госмания” урта белем бирү мәктәбендә хаҗ темасына багышланган класс сәгате узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең рәсми оешмалар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, “ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, ТР Фәннәр академиясеннән Камил Насыйбуллин, “Госмания” мәктәбе директоры Илсур Фатыйхов, ТР Президенты Аппараты, шәһәр администрациясе вәкилләре катнашты. Класс сәгатен “Госмания” мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия Низамова алып барды.
Быел “Госмания” мәктәбеннән биш укытучы һәм бер бала хаҗда булды. Укучы VII класста укый, Ибраһим Гильманшин исемле. Мәктәп укучылары да хаҗда булган укучының үз-үзен тотышында, укуында бик зур алга китеш булуы турында әйттеләр. Яшь хаҗи исә мөселман кардәшләребезнең бик эссе, кеше күп булган җирдә бер-берсенә бик ихтирамлы, ярдәмчел булуы турында сөйләде. Укучылар хаҗ турында презентация карадылар, хаҗиларның үгет-нәсыйхәтләрен тыңладылар.
Укытучылар хаҗ сәфәрен уңышлы оештыруда ярдәмнәре өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм “ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитовка рәхмәтләрен җиткерде.