3 нче октябрьдә Кайбыч мөхтәсибәте “КамАЗ” белән Татарстанның дини уку йортларына гошер сәдакалары озатты. Әлеге изге эштә районның 16 мәхәлләсеннән уникесе катнашты. Барлыгы 200 капчык бәрәңге җыелды. Җыелган яшелчәләрнең бер өлеше Федоровское авылындагы картлар йортына тапшырылды. Ә калган өлеше “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә озатылды. Кайбыч мөхтәсибәте әлеге эшне башлап йөрүче имам-хатыйбларга һәм район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллинга рәхмәтләрен белдерә.
Чистай районының Татар Сарсазы, Уракчы, Мөслим, Кызыл Болгар авылларыннан да 60 капчыктан артык яшелчә җыелды. Әлеге уңыш мөхтәсибәтнең социаль ашханәсендә мохтаҗ гаиләләрне ашату өчен файдаланылачак.