“КамАЗ” белән гошер сәдакасы китерделәр

04 октябрь 2017 ел 10:06
“КамАЗ” белән гошер сәдакасы китерделәр

3 нче октябрьдә Кайбыч мөхтәсибәте “КамАЗ” белән Татарстанның дини уку йортларына гошер сәдакалары озатты. Әлеге изге эштә районның 16 мәхәлләсеннән уникесе катнашты. Барлыгы 200 капчык бәрәңге җыелды. Җыелган яшелчәләрнең бер өлеше Федоровское авылындагы картлар йортына тапшырылды. Ә калган өлеше “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә озатылды. Кайбыч мөхтәсибәте әлеге эшне башлап йөрүче имам-хатыйбларга һәм район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллинга рәхмәтләрен белдерә.

Чистай районының Татар Сарсазы, Уракчы, Мөслим, Кызыл Болгар авылларыннан да 60 капчыктан артык яшелчә җыелды. Әлеге уңыш мөхтәсибәтнең социаль ашханәсендә мохтаҗ гаиләләрне ашату өчен файдаланылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы