Шәкертләрне ХХ йөз башы өлгесе буенча киендергәннәр

04 октябрь 2017 ел 10:11
Шәкертләрне ХХ йөз башы өлгесе буенча киендергәннәр

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин беренче курс шәкертләренә махсус тектерелгән форма тапшырды.

Мәдрәсәдә татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга зур урын бирелә. Россиянең иң зур мөселман галимнәреннән саналган бөек фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани үз заманында: «Өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли кием, милли гореф-гадәт, милли тел», – дип язып калдырган. Мәдрәсәдә менә шуны истә тотып эшлиләр.

Килгән шәкертләргә беренче көннән үк мәдрәсәләргә хас тарихи форма тектерер өчен үлчәмнәр алына. Аның өлгеләре егеменче гасыр башындагы татар мәдрәсәләре формасыннан күчерелгән. Шәкертләр һәрвакыт классик татар түбәтәеннән йөри.

Мәдрәсәдә укучылар шулай ук чалма чорнарга өйрәнәләр, читек киюне гадәткә кертәләр. Беренче көннән үк студентлар татар киеме әдәбенә өйрәнәләр. Бу аларны тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә, милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә өйрәтә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы