Мансур хәзрәт Җәләлетдинов өч районга эшлекле сәфәр кылды

04 октябрь 2017 ел 14:19
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов өч районга эшлекле сәфәр кылды

Бүген Әгерҗе шәһәренең “Нур” мәчетендә район имамнарының чираттагы җыелышы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөфтиенең җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Әгерҗе районы хакимияте башлыгы Валерий Макаров, Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин да катнашты. Җыелышта мәчетләрдә укуларны башлап җибәрү мәсьәләләре каралды. Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин шәһадәтнамәләр тапшырды, юстиция министрлыгында теркәлү узмаган мәчетләрнең документларын тизрәк тәртипкә китерергә кушты. Әгерҗе районы хакимияте башлыгы дин мөнәсәбәтләрендә тату булырга чакырды.

Монардан тыш, мөфти урынбасары республиканың Мамадыш һәм Менделеевск имамнары белән очрашып, җыелыш үткәрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы