Казанның "Гаилә" мәчетендә авыру балаларга массаж ясыйлар

04 октябрь 2017 ел 14:42
Казанның "Гаилә" мәчетендә авыру балаларга массаж ясыйлар

“Гаилә” мәчетендә балаларга бушлай массаж ясау буенча социаль проект эшли башлады. Аның кысаларында 30 бала тулы массаж курсын алып өлгерде. Проектның беренче этабы 15 октябрьдә төгәлләнәчәк, аңынчы тагын 30 бала массаж сеансларында катнашачак.

Проектны “Гаилә” мәчете, Массажистларның милли ассоциациясе һәм Александр Панфиловның массаж мәктәбе тормышка ашыра. Бер ай дәвамында 500гә якын массаж сеансы ясалачак. Проектта күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, медицина күрсәткечләре буенча массаж курсы алырга тиешле сабыйлар, инвалид балалар катнаша.

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин проектның уникальлеге турында болай ди: “Массажга язылырга дип шалтыраткан кешеләрнең беренче соравы: “Бу чыннан да бушлаймы?” Без бөтенләй ят кешеләргә ихластан ярдәм итүдән шулкадәр бизгәнбез икән. Александр Панфилов белән Марат Миндубаев безгә шушындый проектны бергә оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәч, ике дә уйламый ризалаштык. Церебраль паралич белән авыручы нарасыйлар, төрле җәрәхәтләрдән соң төзәлеп килүче сабыйлар килә. Өч-дүрт балалы гаиләләр бар. Аларга ярдәм итә алуыбызга бик сөенәбез һәм үз вакытларын, көчләрен жәлләмичә, шушы балаларга ярдәм итүче массаж осталарына зур рәхмәтебезне белдерәбез”.

“Гаилә” мәчете, Массажистларның милли ассоциациясе һәм “Александр Панфиловның массаж мәктәбе” оештырган “Балалар өчен массаж” социаль проекты буенча ярдәм итәргә теләгән массажистлар шактый.  Шунлыктан әлеге проектны кварталга бер тапкыр кабатлап торырга ниятлиләр. Теләге булган һәр әти-әни үзенең 10 яшькә кадәр балаларына бушлай тулы массаж курсы ясата алачак. Киләсе курска хәзердән үк язылып куярга мөмкин.

5 октябрьдә “Гаилә” мәчетендә шушы проектта катнашкан балалар өчен бәйрәм үткәреләчәк. Чарада теләгән һәр кеше катнаша ала. Проектны оештыручылар, массажистлар һәм балалар белән аралашу, аларның фикерен ишетү дә мөмкин булачак.

Өстәмә мәгълүмат өчен телефон номеры: 89274261422 (Илмир Хәбибуллин)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы