Бүген Казанда "Рубин" футболисты, "Зәкят" хәйрия фондының даими меценаты Гёкдениз Карадениз чыгарга зәкяткә хәйрия ашы оештырылды. Бәйрәм "Туган авылым" ресторанында Өлкәннәр декадасы кысаларында үткәрелде. Чарага Казан шәһәре Идел буе районы репрессия корбаннары оешмасы вәкилләре, инвалидлар һәм "Зәкят" фонды карамагындагы өлкән яшьтәге кешеләр чакырулы иде. Барлыгы 70кә якын кеше килде.
Әбиләрне, бабайларны бәйрәм белән мөфтинең урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм "Зәкят" фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин котлады. Чараны Коръән аятьләрен укып ачып, Илфар хәзрәт Диния нәзарәтенең социаль проектларын тормышка ашыруда саллы өлеш кертеп торучы Караденизга олы рәхмәтен белдерде һәм спортчының ярдәмчесенә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәхмәт хатын тапшырды. Татарстан мөфтие исеменнән өлкәннәрне зәм-зәм суы белән дә сыйладылар.
Өлкәннәрне хөрмәтләү тәбрикүләү сүзләреннән соң танылган мөнәҗәтче Ильяс Халиковның концерты белән дәвам итте.