Гекдениз Карадениз өлкәннәрне бәйрәм ашына чакырды, ә мөфти зәм-зәм суы белән сыйлады

04 октябрь 2017 ел 14:24
Гекдениз Карадениз өлкәннәрне бәйрәм ашына чакырды, ә мөфти зәм-зәм суы белән сыйлады

Бүген Казанда "Рубин" футболисты, "Зәкят" хәйрия фондының даими меценаты Гёкдениз Карадениз чыгарга зәкяткә хәйрия ашы оештырылды. Бәйрәм "Туган авылым" ресторанында Өлкәннәр декадасы кысаларында үткәрелде. Чарага  Казан шәһәре Идел буе районы репрессия корбаннары оешмасы вәкилләре, инвалидлар һәм "Зәкят" фонды карамагындагы өлкән яшьтәге кешеләр чакырулы иде. Барлыгы 70кә якын кеше килде.

Әбиләрне, бабайларны бәйрәм белән мөфтинең урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм "Зәкят" фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин котлады. Чараны Коръән аятьләрен укып ачып, Илфар хәзрәт Диния нәзарәтенең социаль проектларын тормышка ашыруда саллы өлеш кертеп торучы Караденизга олы рәхмәтен белдерде һәм спортчының ярдәмчесенә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәхмәт хатын тапшырды. Татарстан мөфтие исеменнән өлкәннәрне зәм-зәм суы белән дә сыйладылар.

Өлкәннәрне хөрмәтләү тәбрикүләү сүзләреннән соң танылган мөнәҗәтче Ильяс Халиковның концерты белән дәвам итте.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы