Колледж студентлары Чистайның "Әнәс" мәчетендә булды

05 октябрь 2017 ел 10:52
Колледж студентлары Чистайның "Әнәс" мәчетендә булды

Чистай шәһәрендә бүгенге көндә 5 мәчет уңышлы эшли. Һәрбер мәчетнең үзенең кызыклы һәм бай тарихы, оригиналь һәм матур архитектурасы бар.

Чистайның Нур, Иман, Әнәс һәм Ихлас мәчетләрендә еш кына экскурсияләр үткәрелә. Мисал өчен, кичә Чистай күппрофильле колледжының I курс студентлары өчен экскурсия узды.

Мөхтәсибәтнең уку-укыту буенча җаваплы хәзрәте Әнәс Шаязданов барлык мәчетләр буенча экскурсия үткәрде, аларның төзелү тарихы белән таныштырды. Күп студентлар мәчетләр белән беренче тапкыр танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Әнәс хәзрәт студентларга шулай ук әхлакый сыйфатлар турында сөйләде, ислам диненең төрле экстремистик төшенчәләрдән ерак булган, тынычлыкны сөюче дин булуы турында әйтте.

Экскурсия тәмамлангач студентлар кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, киләчәктә башка студентлар белән килергә теләк белдерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы