Бүген Түбән Кама шәһәре һәм районы имамнары “ТР МДН Хаҗ”ның җитәкче урынбасары Илдус хәзрәт Сабитов һәм оешма хезмәткәре Айдар Бикмөхәммәтов белән очраштылар.
“ТР МДН Хаҗ” вәкилләре киләсе елда изге сәфәргә җыенучы мөселманнар өчен кирәкле мәгълүматны җиткерделәр. Гомрә турында да сөйләделәр. Мәхәллә халкына тарату өчен хаҗ бәяләре язылган, хаҗ кылу тәртибе сурәтләнгән схема-күрсәткечләр өләштеләр.
Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов очрашу азагында хаҗ оештыруда Татарстанда бердәнбер рәсми компания булган “ТР МДН Хаҗ”ның ышанычлы булуын ассызыклап, хаҗга баручылар төркемен хәзердән үк туплау эшенә керешү зарурлыгын искәртте.
Имамнар һәм өйлә намазына шәһәр үзәк мәчетенә җыелган башка мөселманнар намаздан соң хаҗ программалары хакларына, булачак хаҗилар өчен махсус әзерлек курсларына һ.б. кагылышлы сорауларын “ТР МДН Хаҗ” вәкилләренә бирә алды.